16+

Җәйнең рәхәтен тоеп калыгыз!

Бу арада бераз суытып алды. Әмма август – көз башы инде ул, дип борчылулар юкка булды.

Бу арада бераз суытып алды. Әмма август – көз башы инде ул, дип борчылулар юкка булды.

Бу атнада җылытты, җәмәгать! Алай гына да түгел, кыздырды!

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлеге ункөндә һава торышы тотрыклы булмаячак. Бу югары атмосфера басымына бәйле. Атна башында республикага кабат эсселәр кайтты. Төнлә дә җылы булды.

– Июль аенда һава температурасы нормадан 2 градуска югарырак булды. Ә менә явым-төшемнәр исә җитмәде. Норма буенча 70 мм тиеш булса, чынлыкта 45 мм гына яңгырлар яуды, - ди профессор.

Бу атнада иң эссе көн 6 августта булды. Пәнҗешәмбе көнне һава температурасы урыны белән +30 градуска кадәр күтәрелде. Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар да явып алды. 

Сентябрьдә исә синоптиклар аномаль җылыларга өметләндерми. Шулай булгач, җәйнең рәхәтен тоеп калыгыз!

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading