16+

Йорт хайваннары 114 кешене тешләгән

Агымдагы елның беренче кварталында Әлмәт шәһәре һәм районында 114 кешене йорт хайваннары тешләгән.

Йорт хайваннары 114 кешене тешләгән

Агымдагы елның беренче кварталында Әлмәт шәһәре һәм районында 114 кешене йорт хайваннары тешләгән.

Шуларның 42 проценты йортсыз-хуҗасыз эт һәм мәчеләрдән зыян күргән. Алар арасында күпчелек 12-14 яшьлек балалар. Белгечләр әйтүенчә, бу хайваннардан төрле йогышлы авырулар ияртү куркынычы зур. 
Йортсыз-хуҗасыз хайваннар язмышы белән шәһәр хакимияте генә түгел, халык үзе дә шөгыльләнә. Шәфкатьле кешеләр аларны дәвалый, стерилизацияли, үзләренә алырга теләүчеләргә тапшыра. Шәһәрдә мондый хайваннарга вакытлыча яшәү урыны бирүче берничә оешма бар.

Фото: muslo.ru 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading