16+

Йошкар-Олада үз баласын югалткан ана яңа туган баланы урлаган

Аның фатирында табылган сабыйны медиклар күзәтүеннән соң әти-әнисенә тапшырачаклар, дип яза "Комсомольская правда".

Йошкар-Олада үз баласын югалткан ана яңа туган баланы урлаган

Аның фатирында табылган сабыйны медиклар күзәтүеннән соң әти-әнисенә тапшырачаклар, дип яза "Комсомольская правда".

Йошкар-Олада яңа туган кыз баланы урлау белән бәйле куркыныч хәлнең кайбер нечкәлекләре билгеле булды. 23 мартта, якынча 11.30да республика перинаталь үзәгенең "Ана - бала" палатасыннан билгесез кеше баланы урлап алып чыга. Процедуралардан кайткан ана кеше, караватында йоклаган баласын тапмыйча,  полициягә мөрәҗәгать итә. Бар хастаханә аякка бастырыла.

Мари Элның Тикшерү комитеты "Ваемсызлык" һәм "Балигъ булмаган баланы урлау" маддәләре буенча җинаять эше кузгата.

Бала тапканнар бүлегендә ятучы хатын-кызлар сабыйны алып чыгып киткән хатынның фотороботын төзергә ярдәм итәләр. Әлеге сурәт шәһәр буйлап таратыла.

Бер үк вакытта тикшерүчеләр урлау белән бәйле булган бар нечкәлекләрне ачыклау өстендә, хастаханәдә эш алып баралар. Шаһитлар сөйләвенчә, урлаучы хатын пациентка охшаган, өстендә чәчәкле халат, ак сызыклы кара футболка, соры колготкалар һәм кара тапочкалар була.

Тикшерү версиясе буенча, ул хирургия бүлегеннән узган, күрәсең. Хатын-кыз үзе дә - хастаханә пациенты, дип фаразлыйлар.

Мари Эл хокук саклаучылары бала һәм аны урлаучыны табу буенча киң колачлы эш алып бара. Шул ук көннең кичендә 22.00 сәгатьтә бала һәм җинаятьче булырга тиешле фатирны исәпләп чыгаралар. Сабый Йошкар-Оладагы Подольск Курсантлары урамындагы йорттан табыла. Шунда ук урлауда шикләнелүчене дә тоткарлыйлар.

Хокук саклау органнарыннан белдергәнчә, әлеге хатынның күптән түгел яңа туган сабые үлеп киткән, ләкин  бу хакта ул туганнарына сөйләмәгән. Хастаханәдән чыкккан көнне хатын,  балалары белән әниләр яткан бүлеккә үтә һәм кеше фәлән күренмәгәч, бер баланы урлап алып чыгып китә.

- Шикләнелүченең психологик торышын аңлар өчен суд-психиатрия экспертизасы үткәреләчәк, - дип яза "КП".

Хәзер табиблар яңа туган баланы тикшерәләр. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул зыян күрмәгән. Кайбер процедураларны уздырганнан соң, табылган кызны әти-әнисенә тапшырачаклар.
 

Фото: pixabay.com

Чыганак: kazan.kp.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading