16+

Юбилей турнирында кемнәр җиңәр?

Быел әлеге бәйге "Татарстан яшьләре" газетасы исеме белән 50нче тапкыр оештырыла икән.

Юбилей турнирында кемнәр җиңәр?

Быел әлеге бәйге "Татарстан яшьләре" газетасы исеме белән 50нче тапкыр оештырыла икән.

26-27 февраль көннәрендә Казанның "Тулпар" спорткомплексында татарча көрәш буенча 17-18 яшьлек егетләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призларына республика беренчелеге узачак.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә, быел әлеге бәйге "Татарстан яшьләре" газетасы исеме белән 50нче тапкыр оештырыла икән. 1981 елдан башлап бу ярышлар танылган спорт журналисты Атлас Гафиятовның турыдан-туры катнашында уза.

Тагын бер кызыклы факт. "Татарстан яшьләре газетасына призларына Казан авыл хуҗалыгы институтының спорт залында 1979 елда бәйге узган. Ул чакта Наил Хәмидуллин (Биектау), Ленар Габдрахманов (Яшел Үзән), Марсель Нигъмәтуллин (Әтнә), Александр Золин кебек көрәшчеләрдән торган Авыл хуҗалыгы институты командасы беренче урынны яулаган. Аграр университет командасы быел да ярышларга бик нык әзерләнә икән.

Игътибар: теркәлү һәм үлчәнү 25 февральгә билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading