16+

Югалган 7 яшьлек кызның мәетен суыткычтан тапканнар

Хокук саклау органнары Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә берничә көн элек югалган җиде яшьлек кызның мәетен урамдагы иске суыткычтан тапкан

Хокук саклау органнары Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә берничә көн элек югалган җиде яшьлек кызның мәетен урамдагы иске суыткычтан тапкан

. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз бала уйнаганда суыткычка кереп качкан һәм аннан чыга алмаган. Тикшерү башка вариантларны да карый”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Бала тәнендә үтерү билгеләре табылмаган. Нәтиҗәне суд-медицина экспертизасы ясаячак.

Алдан җиде яшьлек кыз баланың 29 майда көндез уйнарга чыгып китүе һәм кайтмавы хәбәр таралган иде. Кич белән кызны әтисе эзли башлаган. Тапмагач, төнгә каршы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Кыз баланы берничә көн дәвамында эзләгәннәр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading