16+

Югары Осланда «Диснейленд» төзиләр

70 гектар мәйданны биләячәк гигант паркның беренче чираты дүрт елдан төзелеп бетәр дип планлаштырыла

70 гектар мәйданны биләячәк гигант паркның беренче чираты дүрт елдан төзелеп бетәр дип планлаштырыла

Югары Ослан районында «Диснейленд» прототибы булган Futuroscope балалар күңел ачу паркын Франция инвесторы төзеячәк, дип яза РБК-Татарстан. Гигант паркның беренче чираты дүрт елдан төзелеп бетәр дигән ышаныч бар. Күңел ачу паркын көн саен 5,6 мең кешене кабул итә алачак, ул үз эченә берьюлы 2,8 мең кешене сыйдыра ала. Futuroscope белем бирү һәм күңел ачу аудиовизуаль технологияләр паркы буларак билгеле. Аның территориясендә күпкатлы йортлар биеклегендәге кинотеатрлар, төрле формадагы пирамидалар һәм трубалар, көзгеле кристаллар, гигант су тамчысы урнашачак. Унбишләп аттракционы булачак. Парк 70 гектар мәйданны биләячәк. Аның янәшәсендә 500 кешегә исәпләнгән 80 мең квадрат метр мәйданлы кунакханә комплексы, катер һәм яхталар кую урыны белән 25 кунак йорты төзеләчәк. Парк төзелешенең бәясе 380 миллион евро белән исәпләнә.
Казанда бу елның җәендә «Юркин парк» бик популяр булды. 6,5 гектар мәйданны алган парк өчен динозаврларны махсус заказ белән Кытайда эшләгәннәр. Июнь аеннан алып сентябрьгә кадәр анда 200 мең олы кеше булган. Аерым көннәрдә динозаврларны карарга ун мең кеше килгән. Алар белән килгән балалар саны төгәл билгеле түгел. Шушы вакыт аралыгында парк якынча 100 млн табыш алган. "Юркин парк" белән туристлар да кызыксынган. Күңел ачарга килүчеләрнең 25 проценты туристлар булуы билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading