16+

«Юл буйларындагы чатырлардан җимеш агачлары үсентеләре сатып алмаска тырышыгыз»

Көньякта шаулап үскән җимеш агачлары Татарстан җирендә яхшылап тернәкләнә һәм мул уңыш бирә алмый.

Көньякта шаулап үскән җимеш агачлары Татарстан җирендә яхшылап тернәкләнә һәм мул уңыш бирә алмый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат кон­ференциясендә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фаттерахманов белән фитосанитар күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров агач үсентеләре һәм яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк орлыклары сатып алганда сак булырга чакырды.
– Хәзер бакча чоры башланды. Кешеләр күпләп үсентеләр һәм орлыклар ала, ләкин игътибарлы булу сорала. Орлык пакетлары таушалган – язулары кырылган булмасын. Пакетта орлыкның исеме, шулай ук җитештерүче предприятие адресы язылган булуы кирәк. Сатучыдан сертификат күрсәтүен таләп итегез, – диде Ленар Фаттерахманов. – Автотрассалар һәм юллар буйларындагы чатыр-палаткалардан җимеш агачлары үсентеләре сатып алмаска тырышыгыз. Аларда, гадәттә, көньяктан китерелгән үсентеләр сатыла. Җылы якларда үскән агачлар безнең кышларга чыдамый. Аларның сәүдә итәргә рөхсәтләре бар, шунлыктан чатырларны ябып булмый. Көньяктагы питомниклардан кайтартылган үсентеләрне алмагыз.

Татарстандагы «Заря», «Буа», «Биосфера», «Плодопитомник», «Ягодная долина» питомникларында үстерелгән үсентеләр безнең табигать зонасы өчен ярак­лашкан һәм ышанычлы.

– Эре сәүдә үзәкләреннән дә үсентеләрне һәм орлыкларны курыкмыйча сатып алырга була, – диде Альберт Кадыйров. – ­Көньяк төбәкләрдән, шулай ук чит илләрдән кайчак, үсемлекләргә һәм орлыкларга ияреп, төрле авырулар да керә. Мәсәлән, бәрәңгедә алтынсу нематода авыруы республиканың 14 районында күзәтелә инде. Нематода авырулы бәрәңге сабагында аскы яфраклар иртә саргая. Зарарланган участокта, бәрәңге утыртуны туктатып, берничә ел кузаклы культуралар (борчак) яки горчица үстереп тору киңәш ителә. Бәрәңгенең нематода авыруына бирешми торган Алмаз, Санта, Розара, Латона, Пригожий-2 сортлары бар.
Үсентеләр, орлыклар белән сату итүчеләрнең сәүдә һәм товар документлары булмаса, аларга штраф салына: гражданнарга – 300-500 сум, вазифаи затларга – 500-1000 сум, юридик затларга – ­5000-­10 000 сум.

Агач үсентеләре яки орлыклар сатып алганда алдашу очракларына юлыксагыз, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә шалтыратыгыз.
«Кайнар элемтә» телефоны: 8 (843) 570-20-08 һәм 8 (843) 277-68-29.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading