16+

Юл һәлакәтендә халык артисты вафат булган

Белорецк районында юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстанның халык артисты, Стәрлетамак театры артисты Фаим Әхмәтҗанов үлгән.

Белорецк районында юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстанның халык артисты, Стәрлетамак театры артисты Фаим Әхмәтҗанов үлгән.

Бу хакта «Башинформ»га актерның театрдагы коллегалары хәбәр иткән.

Коллегалары әйтүенчә, Фаим Әхмәтҗанов юлга кичә кич белән Әбзәлә районына туганын җирләргә дип чыккан. Аның белән хатыны да булган. Авариядә хатыны да үлгән. Артистның хатыны Хөснә Әхмәтҗанова укытучы булып эшләгән. Аларның ике балалары калган.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сигезләр тирәсендә Уфа-Белорецк юлында булган.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading