16+

Юл һәлакәтләрендә гомере өзелгән балалар саны 21%ка арткан

Гыйнвардан мартка кадәр Россия юлларында, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, балаларның үлеме 21 процентка күбәйгән. Сәбәбе - пассажир балалар арасындагы үлемнең 38 процентка артуы. Җәяүле балаларың үлеме, киресенчә, кимегән. Белгечләр моны берничә сәбәп белән бәйли, шулар арасында - ата-атаналарның җавапсызлыгы һәм икътисади вәзгыять. Бу хакта "Татар-информ" "Известия"гә сылтама...

Россиядә ел башыннан балалар катнашындагы юл фаҗигаләре 6,3 процентка арткан. Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе мәгълүматлары буенча, гыйнвардан мартка кадәр шундый 3225 һәлакәт булган. Аларда 16 яшькә кадәрле 108 бала вафат булган. 3479 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, 2016 елның өч аена карата бу 6,7 процентка күбрәк дигән сүз.

Юлларда балигъ булмаган җәяүлеләрне бәрдерү 10,6 процентка арткан - 1581 юл-транспорт һәлакәтендә 1593 бала зыян күргән. Әмма җәяүле балаларның һәлак булу очраклары 19,4 процентка (өч айда 25) кимегән. Ә юл фаҗигаләрендә зыян күргән пассажир балалар саны борчуга сала. Өч ай эчендә 1602 юл һәлакәте (3,3 процентка артык) булган, анда 80 бала һәлак булган, узган ел белән чагыштырганда бу 38 процентка күбрәк. Барлыгы 1842 бала зыян күргән, бу үткән елга карата 4,2 проценка артык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading