16+

Юл йөрү кагыйдәсен балалар өлкәннәрдән яхшырак белергә тиеш

Казанның Киров районында узган ел балалар катнашында 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул сәбәптә бер сабыйның гомере өзелгән, 27се төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. Быелның гыйнварында, шөкер, әле бер бала гына имгәнү алган.

Казанның Киров районында узган ел балалар катнашында 25 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул сәбәптә бер сабыйның гомере өзелгән, 27се төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган. Быелның гыйнварында, шөкер, әле бер бала гына имгәнү алган.

- Юлларда балаларның һәләкатләргә очрауларын мөмкин кадәр булдырмаска омтылабыз. Мәгариф учреждениеләрендә пропаганда чараларын планлы тәртиптә үткәрәбез, - ди Киров районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев.

Чираттагы очрашу 91нче балалар бакчасында булды. Автоинспекция хезмәткәрләре Илназ Шакирянов белән Галина Шлакова балаларга, ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә киемнәрдәге яктылык кайтаручы элементларның иминлек өчен бик тә мөхимлеге турында сөйләделәр. Көзге-кышкы чорда көн яктылыгы нык кыскара, юлларда кара төстәге киемнәрдәге кешеләр начар күренә. Нәтиҗәсе күңелсез - аварияләр саны кискен арта. Төнлә автомобильнең якынлыкка салучы утларын кабызып хәрәкәтләнгәндә, транспорт чарасын идарә итүче юлдагы гадәти киемнәрдәге кешене 25-50 метрдан күрә. Әгәр киемгә яктылык кайтаручы элемент беркетелгән очракта, күз күреме 150-200 метрга кадәр арта.

- Тәрбия эше планында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү өчен аерым сәгать юл, ләкин тәрбиячеләр балаларга кагыйдәләрне көн саен искәртеп торалар. Бакчаның бер бүлмәсендә "Юл кагыйдәләре кабинеты" җиһазланды. Тәрбияче Лилия Борһанова анда сабыйларга юл билгеләрен өйрәтә, дәрес уен рәвешендә алып барыла. Ата-аналарга да җыелышларда гына түгел, һәр көнне юл кагыйдәләрен үз балаларына өйрәтүнең зарурлыгын искәртеп торабыз,-ди Киров районындагы 91нче "Улыбка" балалар бакчасы мөдире Сөмбел Мөхәммәтҗанова.

Бакчаның башлангыч төркемендәге, әле яңа сөйләшә белә башлаган сабыйлар, юл хәрәкәте билгеләренең кайсысы нәрсәне аңлатканлыгын чартлатып әйтеп бирделәр. Яшь ата-аналарның юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсенә җаваплы караулары сөендерде. Балаларының киемнәренә, хәтта, сумка-букчаларына яктылык кайтаручы элементлар тегеп куйганнар. Очрашуга килгән автоинспекция хезмәткәрләре сабыйларның һәркайсына тагын яктылык кайтаручы тамгалар таратты.

- Юл һәләкатенә эләккән сабый - йөрәкне өзеп ала торган коточкыч күренеш ул. Тетрәнү кичергән балада юлдан, транспорттан курку хисе күп елларга сузылырга мөмкин, - ди Галина Шлакова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading