16+

Юлдан баручы машинага ут капкан

Казан янында М7 трассасында чит ил машинасына ут капкан

Казан янында М7 трассасында чит ил машинасына ут капкан

Машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән хастаханәгә китерелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртәнге дүрттә ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номерына хәбәр керә - Татарстанның Биектау районындагы трассада юлда барган вакытта чит илдә җитештерелгән "Рено" машинасына ут капкан.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр санаулы вакыт эчендә утны сүндерәләр. Янгын мәйданы 5 кв. метр тәшкил иткән.
"Каза аркасында 57 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары ир-атның төрле дәрәҗәдә пешүләр алуын ачыклаган ", - диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - транспорт чарасы механизмнарының төзексезлеге.

Фото Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading