Кем иренми — ул кулына телефон алып, фото-видеолар ясый, интернетка урнаштыра, хәтта акча да эшли.
Татар телендә сайтлар саны да арта. Хәзер безнең үзебезне. “.tatar” домены да бар. Димәк, телне, милләтне таныту өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек.
Шундый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, милләткә хезмәт итеп, үз сайтларын яисә корпоратив сайтлар булдыручылар, татар телендә сәхифәләрен алып баручылар арасында ел саен “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән бәйге оештырыла. Быел ул унынчы тапкыр үткәреләчәк.
Акча эшлисең килсә — татарча яз
Проект авторы, Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин сүзләренчә, беренче елны бәйгедә 20-30 кеше генә катнашкан булган. Бүләккә дә ул вакытта китаплар бирелгән. Хәзер исә, ун ел вакыт узганнан соң, “Белем җәүһәре” исемен алу өчен 120ләп катнашучы дәгъва кыла.
– Хәзер бәйге дөньякүләм һәм без аның дәрәҗәсен сакларга тырышабыз. Конкурсның нигезләмәсе бар һәм катнашу өчен сайтның шул нигезләмәгә туры килүе, татар телендә булуы шарт. Бәйгенең үз сайты бар һәм нигезләмә белән анда танышырга була, - ди Раил Гатауллин.
– Без Татарстанда гына түгел, аннан читтә эшләүче оешмаларның да сайтларының татар телендә эшләвен телибез. Мондый мөмкинлекләр бар. Оешмаларга бу бонус кына, чөнки клиентларының саны артачак кына. Моны кайбер сайтлар аңлады да инде. Татар телендә сайтның бер өлешен ясау яисә татарча аккаунтлар булдыру компанияләргә тагын өстәмә керем генә бирә.
“Википедиядә чикләр юк”
Википедия — дөньядагы барлык телләрдә дә, шул исәптән, татарча да эшли торган интернет ресурс. Татар телле интернет ресурслар арасында ул 4-5 урында бара.
– Татарча Википедияне күбрәк Россиядән читтә яшәүче татарлар укый. Россидә безнең ресурстан файдаланучылар 30-40 процерт чамасы гына. Бездә Википедиянең чикләре юк. Польшада үз туган шәһәре, аның трамвай линияләре турында татарча язучылар бар. Яисә, Мексикада үз туган авылын халыкара дәрәҗәдә арттыру өчен, башка телләр белән бергә, татарчса да язучылар бар, - ди татарча википедия волонтеры, тәрҗемәче, Россия Викимедиа волонтерлар чаптеры һәм халыкара татар телле викимедиячеләр юзер төркеме әгъзасы Фәрһад Фәтхуллин.
Комментарийлар