16+

Үз баласына үтерү белән янаган

Татарстанда яшәүче бер хатын 11 яшьлек улына үтерү белән янаган.

Татарстанда яшәүче бер хатын 11 яшьлек улына үтерү белән янаган.

Баланың ачыргаланып кычкыруын күршеләре дә ишеткән.
Яшел Үзшндә яшәүче 33 яшьлек хатынга карата РФ Җинаять кодексының 117 маддәсе 2 нче бүлеге (җәзалау), РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе 1 нче бүлеге (үтерү белән янау) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Тикшерү версиясе буенча, 2020 елда исерек хәлдә булган шикләнелүче хатын бернинди сәбәпсез 11 яшьлек улын даими рәвештә кыйнап торган, шулай ук үз баласына ул үтерү белән янаган. Күршеләре баланың ачыргаланып кычкыруын ишеткәч, бу хакта хатын-кызның элеккеге иренә хәбәр иткәннәр. Нәтиҗәдә, ирнең әти-әнисе полиция хезмәткәрләре белән малайны һәм аның кече энесен әниләренннән алып киткәннәр. Хәзер килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading