Җиң сызганып, йөгерә-чаба эшләп йөргән кешегә дә “ришвәтче” тамгасы чәпеп куюлары ихтимал. Татарстанда ришвәтчелеккә каршы чаралар турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә миндә әнә шундый шомлы фикер туды.
- Россиядә һәм Татарстанда 2020 елга кадәрге чорга исәпләнелгән программалар нигезендә ришвәтчелеккә каршы профилактика чаралары үткәрелә, - диде Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тикшерүләр бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Салават Рәхимов.
Быел керемнәр декларациясенең дөреслеген ачыклау максатында 172 тикшерү булган, шуның 61 очрагында төгәлсезлекләр фаш ителгән. Кайберәүләр үзләренең акчаларын, җир кишәрлекләрен яки күчемсез милкен “яшереп” калдыра. Мондый хаталар бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләре өчен 136 кеше хөкемгә тартылган. Быелның алты аенда ришвәт бирүнең 93 очрагы ачыкланган.
- Социологик сораштыруларда халык ришвәт бирүнең уртача күләмен 39 мең дип күрсәткән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянсак, быелның алты аенда ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләрдә ришвәт күләме уртача 161 мең сумны тәшкил иткән, - диде Салават Рәхимов.
Мәнфәгатьләр каршылыгы (конфликт интересов) буенча 36 тикшерү үткәрелгән, шуның 27 очрагында закон бозулар ачыкланган.
- Мәнфәгатьләр каршылыгы башлыча авыл җирле үзидарәләре җитәкчеләре мисалында күзәтелә. Җирле үзидарә рәисе түләүле эшләр башкаруны йә үзенең, йә хатыны ягыннан туганнарына, якыннарына тапшыра. Болай ярамый, эшләр бирүне район комиссиясе аша башкарырга кирәк, - дип аңлатты Салават Рәхимов.
Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәридә Фәйзрахманова сөйләгәнчә, республикада 3100 кешедән сораштыру үткәрелгән. Сораштырылганнарның 48,8 проценты автоинспекторларны, 46 проценты табипларны һәм 44,2 проценты ВУЗ укытучыларын “ришвәт алалар” дип күрсәткән.
- ЮХИДИ хезмәткәрләрен ришвәтчелектә “гаепләүчеләр” саны елдан-ел кими бара иде. Кешеләр массакүләм мәгълүмат чараларында берәр хәбәр ишетүгә фикерен үзгәртә дә куя. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең күпчелеге “Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәш нәтиҗәле бара”, “ришвәтчелеккә каршы контрольне тагын да көчәйтергә кирәк” дип саный, - диде Фәридә Фәйзрахманова.
Кешеләр сәүдә челтәрләрендә товар бәяләренең нык югары булуына, эшкә урнашу кыенлыгына зарланган.
- Товарларга 1мең 999 сум, 599 сум һәм башка шундый күзне алдагыч бәяләр кую ришвәтчелек төсмере түгелме? - дип сорау бирдем.
- Юк, бу ришвәтчелек түгел, маркетинг алымы, - дип җавап кайтарды Фәридә Фәйзрахманова.
Авыл җирлегендә ярты авыл сиңа туган, ә ярты авыл якын дус. Кемгә түләүле эш кушарга куркырсың. Минемчә, сәүдә челтәрләрендә “999” сумлы бәяләр кую чып-чын коррупция, кешенең аңын “гипнозлап” көпә-көндез талау. СССР чорында кибетләрдә мондый астыртын бәяләр юк иде. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең контрольне көчәйтергә кирәк, дигән фикеренә кушылам.
-Күп функцияле үзәкләр (МФЦ) ришвәтчелеккә урын калдырмый, чөнки кеше чиновникның үзе белән аралашмый, документларны үзәккә генә тапшыра. МФЦ аша 150 төрдә хезмәт башкартырга мөмкин. Казанның Җиңү проспектында, шулай ук Дәрвишләр бистәсендә МФЦ эшли башлады,-диде республиканың икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш, гражданнар яшәеше инфраструктурасы комиссиясе әгъзасы Артур Мустаев Иҗтимагый палата торак-коммуналь, хезмәт иминлеге, йортларның сыйфаты, экология мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек тикшерүләре башланчагын хәбәр итте.
-Иҗтимагый палата сайтына да хокукый мәгълүматлар урнаштырып барыла. Хокукый яктан белемнәрне үстерү зарур,-диде Артур Мустаев.
Иҗтимагый палата атнаның һәр чәршәмбесендә 9.00-12.00 сәгатьләрдә ришвәтчелеккә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабул итә. Иҗтимагый палатаның “Кайнар элемтә” телефоннары: ришвәтчелек мәсьәләсендә 8 (843) 567-81-69 телефоны быелның 5 сентябреннән гамәлгә керә. Торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар белән 8 (843) 236-29-97 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар