Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Казанга килде. Ул Иннополис Универистетының "Цифрлы икътисад" программасы кысаларындагы проектлары белән танышты.
Россия вице-премьерын Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озата йөрделәр.
Алар бүген пилотсыз таксины да сынап карадылар. Әлеге мизгелдән видеоны Рөстәм Миңнеханов инстаграмга куйган. Комментарийлардан күренгәнчә, халык моңа бик гаҗәпләнгән: кемдер сокланган, кемдер шикләнүен белдергән. Берәү исә: "Цивилизация, прогресс. Җәяүлеләргә куркныч, машина килә, ә йөртүчесе юк. Җәяүлеләрнең берсе юл аркылы чыккач, борылып озак кына карап торды, үз күзләренә үзе ышанмады бугай! ??? бераз куркыта! - дигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар