16+

Үз проектыңны булдыр – грант от!

23-25 августта Иннополис шәһәрендә татар яшь­ләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы узачак.

Үз проектыңны булдыр – грант от!

23-25 августта Иннополис шәһәрендә татар яшь­ләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы узачак.

Форумның төп максаты – чит төбәк татар яшьләренә үз проектларын чынга ашырырга мөмкинлек бирү һәм ярдәм итү. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим, рәис урынбасары Айрат Фәйзрахманов һәм Зөһрә Вилданова сөйләде.
Форумда барлыгы 150 кеше катнашачак, алар арасында 42 өлкә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Бурят Рес­публикасы, Калининград өлкәсе, Ямал-Ненец автономия­ле округы һәм 11 илдән катнашучылар көтелә.

Форумның Иннополиста уздырылу сәбәбен Ленария Мөслим WorldSkills Бөтен­дөнья чемпионаты һәм оештыру кыенлыклары белән аңлатты. Укулар вакытында эшлекле экскурсиядән башка Казанга чыгу каралмаган. Шуңа күрә проект җитәкчеләре Иннополиста лекция­ләр тыңлый, семинар һәм тренингларда катнаша алачак. Программа буенча форум ачылышы Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театрында узачак, шуннан соң Казан буенча эшлекле экс­курсия башланып китә.
Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, мондый проектлар аша татар телен һәм мәдәниятен пропагандалап була. Катнашучылар белән даими аралашып торучы Зөһрә Вилданова яхшы проектларның инде булуын ассызыклады. Алар арасында татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымталар, квестлар ясауларын әйтте. Форум өчен махсус төзелгән методик кулланма проектны тормышка ашыру өчен идея­ләр, киңәшләр, юл картасын дөрес итеп төзү кагыйдәләре татар һәм рус телендә язылган. Ул катнашучыларга үз проектларын камилләштерү өчен ярдәм итәчәк. Форумның иң күңелле өлеше – өч көн эчендә үз проектларын яклаган, төп критерийларга туры килгән, үз аудиториясен булдырган һәм чынга ашыру өчен тәҗрибә туплаган өч җитәкчегә грант биреләчәк. Беренче урын – 100 мең, икенче урын – 50 мең, ә өченче урын 30 мең сум тәшкил итә.

Җиңүчеләр форумның соңгы көне – 25 августта пленар утырышта билгеле булачак. Ә белгечләргә килгәндә, иң беренче чиратта, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Башкарма комитет вәкилләре, форумны оештыручылар проектларга бәя бирәчәк.

Рәфидә Галимҗанова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading