16+

Заһид Мәхмүди туган ягында җирләнә

Язучы һәм сценарист Заһид Мәхмүди үзенең туган ягында — Кукмара районында җирләнәчәк.

Язучы һәм сценарист Заһид Мәхмүди үзенең туган ягында — Кукмара районында җирләнәчәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына язучының улы Фәнис Камал җиткерде.

Заһид Мәхмүди кичә 62 нче яше белән барганда вафат булды.

Мәхмүди 1960 елның 4 июлендә Кукмарада туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, армиядә хезмәт иткән. Соңрак район газетасында эшләгән. Аннары «Татарстан» радиосының балалар тапшырулары редакторы булды. «Шәһри Казан», «Авыл» газеталарында, «Татарстан» журналында эшләде. Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәби җомга» газетасында бүлек мөдире буларак хезмәт куйды.

Мәһмүди беренче хикәя һәм повестьларын 1980 нче елларда яза башлый. Аның күпчелек әсәрләре сатирик рухта язылган.  

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading