16+

“Үзара дуслыкны үлчәп кенә булмый. Бирегә без туганнарга килгән кебек киләбез”

Башкортстан республикасының Милли симфоник оркестры 7-11 апрель көннәрендә зур гастроль туры белән Татарстанга килә. Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә зур программа белән чыгышлар көтелә.

Башкортстан республикасының Милли симфоник оркестры 7-11 апрель көннәрендә зур гастроль туры белән Татарстанга килә. Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә зур программа белән чыгышлар көтелә.

Дөньякүләм классик әсәрләр, Башкортстан һәм Татарстан композиторларының әсәрләреннән төзелгән кабатланмас симфоник концерт булачак ул. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә  2023 ел Сергей Рахманинның 150 еллык  юбилей чаралары үткәрелү елы уңаеннан да аерым концертлар да узачак. 

Башкортстанның дәүләт оркестры  директоры, Башкортстан республикасының халык артисты Артур Назиуллин билгеләвенчә, дүрт  гастроль концертларының икесе Казанда була.  Берсе 10 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узса, икенчесе 11 апрельдә  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бинасында куелачак. Татарстан композиторлар берлеге  җитәкчесе Рәшит Кәлимуллин билгеләвенчә, ике республика арасындагы иҗади дуслык озак еллар дәвам итә. 

– Бик кызыклы һәм үзенчәлекле программа төзелгән. Башкортстан безгә иң якын булган республикаларның берсе. Рухи яктан без бик якын. Татар һәм башкорт композиторлары әсәрләреннән төзелгән үзенчәлекле концертта элеккеге классикларның әсәрләренә дә, иҗат итүче композиторларның да, яшьләрнең иҗатына да зур урын бирелә.  Ике республикада да симфоник жанрда эшләүче композиторлар бар, – дип билгеләп үтте ул. 

Концертта Хөсәен Әхмәтов, Рәшид Кәлимуллин, Рафаил Касыймов, Илһам Байтирәков, Ильяс Камал, Лидия Ризванова әсәрләре яңгыраячак. Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар  Хәкимҗанов  әйтүенчә,  үзара элемтәләр киләчәктә тагы да ныгыячак.  Башкортстанның дәүләт оркестры  директоры, Башкортстан республикасының халык артисты Артур Назиуллин билгеләвенчә, Татарстанга алар бик теләп киләләр. Биредә симфоник музыка  аңлаучы үзенчәлекле тамашачы бар. “Үзара дуслыкны үлчәп кенә булмый. Бирегә без туганнарга килгән кебек киләбез”, – диде ул. 
Без исә уңышлы гастрольләр телибез.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading