Шәһәр башкарма комитеты аппаратының контроль һәм ришвәтчелеккә каршы эшләр идарәсе җитәкчесе Елена Тощева чыгышында әйтелгәнчә, узган ел казанлылардан “Халык контроле”нә 22 мең мөрәҗәгать кергән, шуның 73,3 проценты чишелеш тапкан.
– Хәбәрләрнең иң күбесе тышкы төзекләндерү, юлларны ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләләренә кагылышлы, – диде Елена Тощева.
Узган ел иң күп мөрәҗәгатьләр Вахитов һәм Идел буе районнарына карата кергән, алар чишелеш буенча да әйдаман. Киров һәм Мәскәү районнары казанлылардан кергән мөрәҗәгатьләрне 76 процентка, ә торак-коммуналь хуҗалык комитеты 95 процентка хәл иткән. Транспорт һәм тышкы төзекләндерү комитетлары, Авиатөзелеш белән Яңа Савин районнары хакимиятләре мөрәҗәгатьләрне тиз арада хәл итеп, үрнәк күрсәткәннәр.
Комментарийлар