16+

"Зенит" "Рубин"ны тар-мар итте

"Рубин" тагын оттырды. Бу юлы оттырып кына калмыйча, тар-мар ителергә мәҗбүр булды.

"Зенит" "Рубин"ны тар-мар итте

"Рубин" тагын оттырды. Бу юлы оттырып кына калмыйча, тар-мар ителергә мәҗбүр булды.

Санкт-Петербургта җирле "Зенит" футбол буенча Россия чемпионатының чираттагы турында Казанның "Рубин" командасын кабул итте. Мәйдан хуҗалары - Россиядә иң алдынгы клубларның берсе булып тора. Шунлыктан аларның җиңүендә беркем дә шикләнмәгән иде. Ләкин туплар аермасы моның кадәр булып дип, берсе дә әйтә алмаган иде: "Зенит" "Рубин"ны 5:0 исәбе белән тар-мар итүгә иреште.

Иң гаҗәбе, барлык биш тупны да мәйдан хуҗалары икенче таймда кертте. Сезон алдында башта Казанга күчеп, аннан "Зенит"ка юл алган, шунлыктан Казан командасы һәм җанатарлары тарафыннан тәнкыйть утына гына тотылып калмыйча, көлкеле пародияләргә дучар булган Алексей Сутормин казанлылар капкасына ике туп кертеп, бераз гына булса да күңелен тынычландыргандыр мөгаен.

"Рубин" исә дүртенче тапкыр рәттән җиңелүгә дучар булды...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading