16+

«Зенит уянды», ләкин УНИКСны җиңә алмады

Плей-офф уеннарына хәтле Мәскәү ЦСКАсын узып китәр өчен, Казанның УНИКС командасына калган уеннарда җиңәргә кирәк.

Плей-офф уеннарына хәтле Мәскәү ЦСКАсын узып китәр өчен, Казанның УНИКС командасына калган уеннарда җиңәргә кирәк.

Шуңа күрә Питер баскетболчылары белән очрашуга да казанлылар мәйданчыкка бары тик җиңү өчен генә чыкты. Шул ук вакытта аларның хәле бик үк сөендерерлек түгел иде – Эрик Макколлум савыккан һәм ул командага ярдәм итәргә әзер булса, Пиеррия Хенри сафта түгел әле. Әмма әйдаманнар булмаса да, Казан Мәскәүне җиңү бәхетенә иреште.
Питер «Зенит»ы белән очрашуда Джален Рейнольдс, Казан командасы кәрзиненә туп арты туп кертеп, команданы җиңүгә илтеп җиткерер төсле иде. Әмма питерлылардан бары тик аның гына уены барды, калганнары уңышлары белән мактана алмады. УНИКС очколар аермасын беренче өлештә 17гә хәтле җиткерде.
Тәнәфестән соң «Зенит» очколар аермасын кыскартып, Казан командасын узып китәргә күп тә калмаган иде, әмма УНИКС бу юлы да җиңүгә иреште. Әлеге уен аның өчен иң авыры булгандыр. Шулай дәвам иткәндә, ВТБның Бердәм лигасында яңа чемпион булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading