16+

«Зимняя вишня»дагы фаҗига килеп чыгуда гаепләнүче 6 кеше кулга алынган

Заводский район суды "Кемеровский кондитерский комбинат" ААҖнең генераль директоры Юлия Богданованы кулга алынды, дип хәбәр итә РИА новости.

Заводский район суды "Кемеровский кондитерский комбинат" ААҖнең генераль директоры Юлия Богданованы кулга алынды, дип хәбәр итә РИА новости.

Ул әлеге фаҗигадә гаепләнүчеләрнең алтынчысы. Аның белән бергә тагын биш кеше кулга алынган:
Надежда Судденок — "Зимняя вишня" сәүдә үзәгенең идарәчесе;
Георгий Соболев — "Кемеровский кондитерский комбинат" ААҖнең техник директоры;
Игорь Полозиненко — "Зимняя вишня"га янгын куркынычсызлыгы сиситемасын урнаштырган оешма җитәкчесе;
Александр Никитин — янгын сигнализациясе монтажы һәм эшчәнлеге өчен җавап бирүче хезмәткәр;
Сергей Антюшин — янгын вакытында сигнализацияне сүндергән каравылчы.

Әлеге фаҗиганең килеп чыгуында гаепләнүчеләр 25 майга кадәр сак астында калачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading