16+

Зиратларда коронавирустан үлгәннәргә кабер казырга теләүче юк

Мәетне кабергә иңдерү процедурасы да үзгәрде.

Зиратларда коронавирустан үлгәннәргә кабер казырга теләүче юк

Мәетне кабергә иңдерү процедурасы да үзгәрде.

Казанда кабер казучылар коронавирустан үлгәннәр өчен кабер казыйсылары килми. Шул сәбәпле ритуаль компанияләр бу хезмәтне күрсәми башлаган, дип яза “Казанские ведомости”. Бу турыда аларга басманың ритуаль бизнестагы үз чыганаклары хәбәр иткән. Моннан тыш ковид корбаннарын күмүне оештыру белән күп очракта морглар вәкилләре шөгыльләнә. Бу куркынычсызлык кагыйдәләре белән аңлатыла. Мәетне кабергә иңдерү процедурасы да үзгәрде. Пандемия башланган чорда коронавирустан үлүчеләрне полиэтилен пакетларда җирләсәләр, хәзер бу шарт мәҗбүри түгел. Мәетнең тәнен махсус эретмә белән эшкәртәләр, ди. Бу очракта авыру йоктыру куркынычы азрак, әмма барыбер мәет белән бер бинада калырга киңәш итмиләр. Мәетнең туганнары ябык табутта күмүне дә оештыра ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading