16+

Үзизоляция вакытында бензинны өйгә китереп бирә башлаганнар

Казан читендә урнашкан ягулык станциясе үз кулланучылары белән элемтәгә чыккан.

Казан читендә урнашкан ягулык станциясе үз кулланучылары белән элемтәгә чыккан.

Коронавирус сәбәпле кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү ягулык салу станцияләренең дә кесәсенә суккан. Бу аңлашыла да: эшкә барасы юк, күпчелек шәхси машиналар “кирәксезгә” әйләнде, каядыр барганнары да якын-тирәдә урнашкан станцияләргә генә сугыла.

Казан шәһәреннән берничә чакрым ераклыкта урнашкан М7 трассасындагы бер ягулык станциясе чыгу юлын тапкан – бензинны үзе китереп биергә булган. Шундый хәбәрне станциянең социаль челтәдәге рәсми төркемендә хәбәр итәләр. Сораучылар күп булса, бензинны 10 һәм 20 литрлы канистрлар белән китерәбез, диелә хәбәрдә.

Җавапларга карасаң, Казанның “Салават күпере” комплексында, Залесный бистәсе һәм Осиновода яшәүчеләр арасында бу тәкъдимне сөенеп кабул итүчеләр дә булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading