16+

«Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшергәндә Казан урамнары танымаслык итеп үзгәртелгән

Бу ялларда университет каршында баррикадлар төзеп, акларга каршы сугыштылар, атышлар да булды.

«Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшергәндә Казан урамнары танымаслык итеп үзгәртелгән

Бу ялларда университет каршында баррикадлар төзеп, акларга каршы сугыштылар, атышлар да булды.

«Зөләйха күзләрен ача» киносының кайбер кадрларын төшерү өчен Кремль урамын шактый үзгәртергә тырышканнар.

Асфальт өстенә туфрак бушатканнар, аны өч "КамАЗ" машинасы белән китергәннәр. Урамдагы юл билгеләрен алганнар. Милли китапханәнең тәрәзәләрен кадаклап куйганнар. Баганаларга шул чорда актуаль булган листовкалар да ябыштырырга онытмаганнар. Көне буе урамда кызылгвардиячеләр йөрде. Шулай итеп бер көндә Казан үзәге 1918 елга әйләнеп кайтты.

Социаль челтәрләрдә кинода төшәр өчен ир-атларны чакырулары турында әйткәннәр иде. Алар монда шактый килгән. Кайберләре гонорар өчен, кайберләре кызык эзләп. Күпләрен кино төшерү процессын күзәтү кызыктырган.

Әйтүләренчә, кинода Арбузов музеен да, Карл Маркс урамындагы бер бинаны да, Лобачевский музеен, Ратушаны да күреп булачак. Кышка исә кабат Кремль урамын ябачаклар. Анда күченүчеләр утырган олауларның шәһәргә килеп керү күренеше төшереләчәк. Кремльдә төрмә дә барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез: Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча киносериал Пермь краенда төшерелә башлады. Аннары кино төшерү төркеме Лаеш районында эшләде. Кинода атаклы актерлар Чулпан Хаматова белән Александр Бәширов уйный.

Фильмның премьерасы 2019 елның ахырына планлаштырылган. Аны  «Россия-1» телеканалында күрсәтәчәкләр.

 

Реальное время/Юлия Косолапкина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading