16+

“Зөләйха күзләрен ача” сериалына музыканы кем язган?

Тиздән экраннарга чыгачак “Зөләйха күзләрен ача” сериалына көйне танылган яшь композитор Эльмир Низамов язган.

Тиздән экраннарга чыгачак “Зөләйха күзләрен ача” сериалына көйне танылган яшь композитор Эльмир Низамов язган.

- Әлегә мин соңгы нәтиҗәне күрмәдем, әмма режиссер миңа юллаган материалда яңгыраган көйне Эльмир Низамов язганын, ә бәлки әле хәзер дә язуын дәвам итәдер, беләм, - диде роман авторы  Гүзәл Яхина.
 
Сериалның каралама варианты инде әзер. Әмма әле тулысынча эшкәртелеп бетмәгән. Ул 8 өлештән торачак. Һәр серия 52 минутлы.

Баш рольләрдә Чулпан Хамматова һәм Рамил Сабитов уйный. Шулай ук экранда, икенче планда һәм массовкаларда булса да, татар театрлары артистларын күрергә мөмкин булачак.

Лилия МИНСАФИНА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading