16+

Үзмәшгульлек: иркенләп эшләргә ярдәм итә

Эдуард Хәсәнов төзелеш өлкәсендә эшли. Инде ярты еллап ул – үзмәшгульләр рәтендә. «Сәбәбе – курыкмыйча эшли алам», – ди ул.

Эдуард Хәсәнов төзелеш өлкәсендә эшли. Инде ярты еллап ул – үзмәшгульләр рәтендә. «Сәбәбе – курыкмыйча эшли алам», – ди ул.

Ремонтлар ясау белән Эдуард моңа кадәр дә шөгыльләнгән булган. Әмма 2008 елда икътисади кризис башлангач, халык та бик акча түкми, булганына шөкер итеп яши башлады. Аннан исә икътисад бераз алга китте һәм фатирларын, йортларын яңартыр­га, матурларга теләүчеләр дә артты. Шуңа да рәсми эштән китеп, Эдуард кабат шул юнәлештә эшли башлаган.

– Бу бик җайлы система. Беренчедән, салымның күләме зур түгел. Икенчедән, шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә, синең эшең барамы-юкмы, керемең булу-булмауга карамастан, салым түләргә тиешсең. Ә үзмәшгуль исә булган кеременнән генә түли. Икенчедән, салым хезмәткәрләре сине «тотса», штраф түлисе була дип курыкмыйсың, – ди Эдуард.

Үзмәшгуль белән эшләү физик затларга да, юридик затларга да кулайрак дигән фикердә ул. Чөнки үзмәшгуль заказ бирүчегә чек бирә ала. Бу –сыйфат гарантиясе дигән сүз. Кайбер очракта «шабашниклар» эшләрен бетереп, берничә көн үтүгә, ябыштырылган обойлар кубарга, ә юыну бүлмәсендәге плитәләр коелып төшәргә мөмкин. Эш сыйфатсыз башкарылса, билгеле. Аннан соң ул эшчеләрне тиз генә эзләп табам димә инде. Ә үзмәшгуль белән алай булмаячак.

– Мондый системада теркәлүнең тагын бер уңай ягы – юридик затлар белән эшләү мөмкинлеге. Чөнки юридик затлар еш кына акчаны электрон хисапка гына күчерү хокукына ия. Ә үзмәшгульнең һәрчак картасы кулында булачак. Юридик затлар дигәндә, физик затлардан аермалы буларак, бөтенләй башка төрле күләмнәр һәм зур акча хакында сүз бара. Шуңа сайладым да инде мин бу ысулны, – диде Эдуард.
Сүз уңаеннан, аның кебек теркәлүчеләр Татарстанда инде 33 меңнән артып киткән. Ел азагына кадәр аларның саны 60 меңгә җитәр, дип фаразлыйлар. Үзмәшгульләр арасында иң күбе такси йөртүчеләр, кондитерлар, артистлар һәм репетиторлар икән.

Шул дәвер эчендә үзмәшгульләр республика казнасын 51 млн сумга баеткан. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин фикеренчә, бу бик зур акча түгел һәм аларны республиканың муниципаль районнарына бүлеп биргәннәр. Әмма бер тиен дә – акча ул, ди министр.

Лилия МИНСАФИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading