16+

Зөя елгасында бер яшүсмернең үле гәүдәсе табылган (ФОТО)

Буа районында Зөя елгасында яшүсмернең үле гәүдәсе табылган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Буа районында Черки-Килдураз авылыннан ерак булмаган урында Зөя елгасында агып баручы яшүсмернең үле гәүдәсе табылуы турында хәбәр алынган.

Урынга Буа 1нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге, полиция хезмәткәрләре килгән. Хәзерге вакытта мәет суд-медицина экспертизасына шәхесен ачыклау өчен җибәрелгән. Мәет март аенда югалган 13 яшьлек Илназ Шибаевныкы булуы ихтимал дигән фараз бар.

Искәртеп үтик, 15 мартта 13 яшьлек үсмернең Буадан Черки-Килдураз авылына таба юл тоткан һәм югалган.
1нче номерлы зона янгын сүндерү-коткару бүлеге, полиция хезмәткәрләре шушы көнгә кадәр эзләү эшләре алып барган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading