16+

Зөядә Россиядә тиңе булмаган агач археологиясе музее ачыла

4-7 сентябрь көннәрендә Казанда «Цивилизацияләр диалогы» халыкара ЮНЕСКО форумы узачак. Әлеге масштаблы чараның башкалабызда узуы очраклы гына түгел. Белгәнегезчә, үткән елны Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән иде. Сүз уңаеннан: ул илнең ЮНЕСКО исемлегенә кергән 29нчы объекты булды. Россиядә иң күп ЮНЕСКО мәдәни мирасы бары Казанда гына. Шул истәлекле вакыйгалар турында сөйләгәндә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова ЮНЕСКОның ул вакыттагы генераль директоры Ирина Бокованың Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне ЮНЕСКОның мәдәниара диалог буенча махсус илчесе итеп билгеләү турындагы сертификат тапшыруын искә алды.

– ЮНЕСКО тарихында мондый илчеләр бары унике генә һәм аларның берсе Минтимер Шәймиев булу республика өчен зур абруй. Минтимер Шәймиевкә мондый статус аның киңкырлы максатчан һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелде, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Форум кысаларында Минтимер Шәймиевнең мәдәни мирасны саклау проблемалары турындагы чыгышларыннан торган тупланма китап та тәкъдим ителәчәк. «От души для души» исемле китап татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән. Аны чыгару идеясен халыкара хезмәттәшләре җиткергән.

Форум делегатлары ЮНЕСКО исемлегенә кергән Казан Кремле, Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге белән дә танышачак. Чара көннәренә махсус туры китереп, Зөядә Россиядә иң беренче булган Агач археологиясе музее ачылачак. А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков сүзләренчә, әлеге музей Россиядә беренче булса, дөнья буенча андый музейлар бары өчәү генә.

– Аны булдыру идеясе 2010 елда ук барлыкка килгән иде. Зөя җирлеге бик уникаль, анда төрле чор материалларына бай булган мәдәни катлам саклана. Туфракта дым күп булганлыктан, кайбер борынгы предметлар, йорт урыннары, хәтта агач төпләре безнең көнгә кадәр килеп җиткән. Әлеге катлам биш гектар җирне алып тора, тикшерүчеләр һәм археологлар аны ныклап өйрәнде, консервацияләде, шул рәвешле музей фондын баетырлык шактый материал килеп чыкты. Зур булган Музей экспозициясен 140 мең экспонат тәшкил итә, – диде Айрат Ситдыйков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading