16+

Зәйдә – сөт елы

Зәй районында 2016 ел "зур сөт" елы дип игълан ителгән.

Зәй районында 2016 ел "зур сөт" елы дип игълан ителгән.

Район хуҗалыкларында азык-төлекне җитештерү күләмен арттыру өчен барлык шартлар тудырылган, дип хәбәр итә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Зур уңышка ирешү өчен җитештерү базасы, хайваннар өчен комплекслар булдырылган, биналарда заманча җиһазлар урнаштырылган, терлек саны да арта. Моннан тыш, эшнең уңышы квалификацияле кадрларга бәйле, ә алар Зәйнең һәр хуҗалыгында бар.

Якын киләчәктә районның агросәнәгать комплексы оешмаларына тәүлегенә 100 тонна сөт алу бурычы билгеләнгән. Бүген әлеге күрсәткеч 60,1 тоннаны тәшкил итә, һәр сыердан 13,7 килограмм сөт савып алына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading