16+

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бу мәхәббәт, хәзер икәүләп сагыналар»

Зәйнәб Фәрхетдинова эт белән ир-атның уртак ягын тапкан.

Зәйнәб Фәрхетдинова эт белән ир-атның уртак ягын тапкан.

«Мин монда фотога төшеп йөрдем, матур итеп, формасын китереп. Гримеркага кереп, телефонымны кулыма алсам, Зөфәр җиде тапкыр шалтыраткан.

Ни булды икән дип, үзенә шалтыраткан идем. «Бу эт мине аяктан ега хәзер, син киткәннән бирле елый, атылып-бәрелеп чаба, кайт тизрәк», — ди.

Нишлим, чаптым юатырга… Ир-ат белән бер икән бу этләр. Куздән югалсаң, шундук эзләнә башлыйлар», — дип язган җырчы.

«Бу мәхәббәт, хәзер икәүләп сагыналар», «Дөп-дөрес, минем ир-атларым да шундый», — дип артистның хәленә кергән виртуаль дуслары.

Инстачылар Зәйнәб Фәрхетдинованың образына, кыяфәтенә «бәйләнмичә» калмый. Бу юлы да «Ябыкмагыз, җитте. Болай да бик матур», «Моннан тыш кайсы җирегез ябыгыр иде икән? Костюмыгыз кигән кебек түгел, элеп куйган кебек тора бит. Ачуланмагыз, дөресе шул!» — дигән комментарийлар калдырганнар.

Чыганак: Интертат

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading