16+

Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә

28 мая 2025, 15:55
919
0
0
Уку өчен 2 минут

Республика балалар клиник хастаханәсендә 27 май көнне юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган яшүсмернең хәле турында сөйләгәннәр.

Республика балалар клиник хастаханәсендә 27 май көнне юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алган яшүсмернең хәле турында сөйләгәннәр.

РКБның травматология үзәге реанимациясенә ашыгыч рәвештә ДРКБдан бригада – нейрохирург, хирург һәм ревматолог килгән. Табиблар пациентның хәлен бәяләгәннәр, РКБда аңа нейрохирургия операциясе ясаганнар. 

"Операциядән соң аның хәле тотрыкланды һәм бүген иртә таңнан аны республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегенә күчерделәр. Хәле бик авыр кала, ул комада, үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырылган. Аны нейрохирург караган», – дип сөйләгән «Татар-информ» га Республика балалар клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге буенча баш табибы урынбасары Михаил Поспелов.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 27 май көнне Оренбург трактындагы берничә машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәте урыныннан өч кеше хастаханәгә озатылган иде. 
Ашыгыч ярдәм бригадасы хастаханәгә 3 кешене китергән. Аларның берсе авыр, ә икесе уртача хәлдә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте урыныннан кома хәлендә булган 15 яшьлек яшүсмер, башы һәм бот сөяге сынган 48 яшьлек хатын-кыз һәм уртача авырлыктагы күкрәк сөяге җәрәхәте алган 38 яшьлек ир-ат китерелгән.

Бер зыян күрүче-41 яшьлек ир-ат-урында медицина ярдәме алган, хастаханәгә салу таләп ителмәгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading