16+

Бер гаиләдән биш бала да янгында үлгән

18 марта 2025, 12:01
1016
0
0
Уку өчен 2 минут

Башкортстанның Дәүләкән районы Вперед авылында янгында биш бала – 7 яшьлек кыз, ике 5 яшьлек игезәк кыз, ике 3 яшьлек игезәк малайлар һәм 33 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Башкортстанның Дәүләкән районы Вперед авылында янгында биш бала – 7 яшьлек кыз, ике 5 яшьлек игезәк кыз, ике 3 яшьлек игезәк малайлар һәм 33 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын тарттырылган түшәм аркасында чыккан. Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, ачык ут булмаган, әмма фатирда алты кешенең гәүдәләрен тапканнар. Шул ук вакытта янгын мәйданы бик зур булмаган – нибары 2,5 квадрат метр.

Янгын сәбәпләре һәм шартлары тикшерелә. Балаларның әнисе белән психологлар эшли. Әлеге фаҗига турында республика башлыгы Радий Хәбиров та үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән. “Мондый хәлләр турында сөйләү һәрчак күңелгә авыр. Бүген Дәүләкән районында биш бала һәм бер ир-ат һәлак булды. Фатирдагы хәбәр итә торган сигнал тавыш биргән, аны ишеткәннәр, янгынны сүндергәннәр. Тик соң булган инде. Һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашам. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, – дип язган Радий Хәбиров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading