Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 6 924 Бөек Ватан сугышы ветеранына өйдә һәм амбулатор-поликлиника шартларында медицина ярдәме күрсәтелгән, 236 кеше стационар дәвалану алган.
– Җиңү көне алдыннан без ел саен Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина тикшерүләре уздырабыз. Апрель ахырына кадәр без ветераннарның 100 процентын колачлыйбыз – бу безнең өстенлекле бурычларның берсе. Бөек Җиңүне якынайтучылар, Ватанны алгы сызыкта саклаучылар һәм фронт файдасына хезмәт итүчеләр өчен без эшли алырлыкның иң азы бу, - ди Татарстан Сәламәтлек министры Марсель Миңнуллин.
Комментарийлар