16+

Дәүләт Думасы телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы тору турында канун проектын кабул итте

25 марта 2025, 13:39
1446
0
0
Уку өчен 2 минут

Аның буенча тәкъдим ителә:

Аның буенча тәкъдим ителә:

"Госуслуги" аша сим-карталарны дистанцион рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю кую. Бу аларны җинаятьчеләр рәсмиләштермәсен өчен эшләнелә. 

Операторлар аша халыкара шалтыратуларга, спам-шалтыратуларга һәм смс-хәбәрләргә үз-үзеңә тыю урнаштыру.

"Госуслуги"дан килгән хәбәрләр, шул исәптән шәхси кабинетыңа керү өчен раслау коды, телефон сөйләшүе вакытында килмәячәк. 

"Дәүләт хезмәтләре"ндә шәхси кабинеттан парольне алыштырганда кулланучы ике хәбәр алачак: беренчесе – кисәтү, икенчесе – раслау коды.

Дәүләт органнарына, банкларга, элемтә операторларына һәм цифрлы платформаларга клиентлар белән аралашу өчен чит ил мессенджерларын куллануны тыячаклар.

"Госуслуги"дагы шәхси кабинетыннан һәм банк кушымталарыннан баш тартканда иске телефон номерын автомат рәвештә бетереп ташлау эшли башлаячак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading