Татарстан Республикасында «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында китапханә инфраструктурасын яңарту дәвам итә.
Татарстан Республикасында «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында китапханә инфраструктурасын яңарту дәвам итә. ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бюджетта бу максатлар өчен 34,86 милион сум күләмендә финанслау каралган.
Акчалар ике китапханәгә – Мамадыш муниципаль районындагы һәм республика башкаласы Казандагы китапханәләргә капиталь ремонт ясауга юнәлтеләчәк. Биналарны яңарту килүчеләр өчен уңайлырак шартлар тудырачак һәм мәдәни-агарту эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итәчәк.
Финанслау түбәндәгечә бүленгән:
федераль бюджеттан – 27,54 миллион сум,
Татарстан Республикасы бюджетыннан – 7,32 миллион сум.
Исегезгә төшерик, Россиядә барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар эшли башлады. Быел Татарстанда шуларның уникесе гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары». Аларның кысаларында үткәреләчәк чараларга 59 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
Билгеле булганча, Татарстанда илкүләм проектлар үтәлеше республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ныклы контрольгә алынган.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар