Йомшак уенчыкларда микроблар унитаз утыргычындагыга караганда ике тапкырга күбрәк булуы ачыкланган.
Белгечләр тикшеренү барышында дүрт предметтан: йомшак аюдан, одеялдан, чүп чиләгеннән һәм унитаз утыргычыннан мазок алган. Махсус тест кулланып, галимнәр бу предметларның пычрану дәрәҗәсен үлчәгән. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: тикшерелгән юрганнарның 43 проценты һәм йомшак уенчыкларның 29 процентында микробларның югары концентрациясе ( 1000 берәмлек) билгеләнгән. Чагыштыру өчен, унитаз утыргычының уртача күрсәткече – 864, ә чүп чиләгенеке – 294. Уенчыкларда табылган микроорганизмнар арасында алтынсу төстәге стафилококк һәм эчәклек таягы кебек потенциаль куркыныч бактерияләр булган. Бу микроорганизмнар җитди инфекцияләр китереп чыгарырга мөмкин.
Бигрәк тә иммун системасы әле формалашмаган балалар өчен куркынычы зур. Моннан тыш, юылмаган йомшак уенчыкларда тузан талпаннары һәм күгәрекләр җыелырга мөмкин, алар аллергия реакцияләрен һәм астма кискенләшүенә китерергә мөмкин.
Экспертлар, билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, даими рәвештә йомшак уенчыкларны юарга киңәш итә. Уенчыкны челтәр капчыкка яки мендәргә салып, машинада салкын су һәм йомшак юу чарасы белән нәзакәтле режимда әйләндереп алырга кирәк. Мондый эшләнмәләрне табигый рәвештә киптерү яхшырак. Галимнәр ассызыклаганча, йомшак уенчыкларны һәм юрганнарны даими чистарту – гади, әмма авыруларны кисәтүнең нәтиҗәле чарасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар