16+

Казанда төзелеш эшләре аркасында ике мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылмаячак

10 марта 2025, 14:41
834
0
0
Уку өчен 3 минут

Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 12 мәйданчыкта узачак.

Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 12 мәйданчыкта узачак.

Шәһәр кешеләре өчен гадәти булган ике мәйданчыкта төзелеш эшләре белән бәйле рәвештә ярминкәләр булмаячак, ди Казан кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов.

Батыршин урамында бу сезонда магистраль җылылык үткәргеч төзү эшләре аркасында, ә Краснококшайская урамы, 150/2 адресы буенча җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе төзелү сәбәпле ярминкәләр булмаячак. Әлеге микрорайоннарда яшәүчеләр өчен ярминкәне Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта, «Түбәтәй» сәүдә үзәге парковкасында оештыралар. «Салават күпере» халкы өчен ярминкә «Радужный»сәүдә үзәгенең парковкасында узачак.
15 марттан 27 апрельгә кадәр ярминкәләр һәр шимбәдә, ә якшәмбе көннәрендә Беломорская урамындагы 69 нчы йортта узачак. Ярминкәләрнең эш режимы-6:00 дән 13:00 гә кадәр.

Ярминкәләр уздыру урыннары:

Авиатөзелеш районы: Дементьев ур., 7; Ленинград ур., 27; Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә.
Вахитов районы: Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә.
Мәскәү районы: Декабристлар ур., 133.
Киров районы: Революцион ур., 12.
Яңа Савин районында: Ямашев проспекты, 71а; Академик Лаврентьев ур., 10.
Идел буе районы: Җиңү проспекты, 46в; Фучик ур., 64, 1 корпус.
Совет районында: Аграр ур., 2; Липатов ур., 7.
Ярминкәләрдә бәяләр ваклап сату бәяләреннән уртача 15% ка түбәнрәк булачак. Үз продукциясен республиканың 22 районы һәм агросәнәгать комплексының 19 оешмасы, шул исәптән «Майский» Теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикасы вәкилләре алып киләчәк.

Ярминкә мәйданчыклары сатып алучылар өчен дә, сатучылар өчен дә уңайлы булырга тиеш, ди Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. "Тагын бер тапкыр район башлыкларын барлык мәйданчыкларны шәхсән үзләре йөреп чыгуларын һәм аларның әзерлеген — керү юлларын, инфраструктураны тикшереп чыгуларын сорыйм. Безнең шәһәр халкы бу ярминкәләрне көтә, күпләр өчен, бигрәк тә пенсионерлар өчен, бу безнең авыл кешеләренең яңа һәм сыйфатлы продукциясен сатып алу өчен яхшы мөмкинлек", — дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 13 мәйданчыгында узды. 12 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 939 млн сумлык фермер продукциясе сатылган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading