16+

Кибетләрдә йомырка алыштырып алдалау очраклары арткан

16 апреля 2025, 14:09
2058
0
2
Уку өчен 2 минут

Сатып алучылар кибетләрдә алдауның яңа ысулын уйлап тапкан.

Сатып алучылар кибетләрдә алдауның яңа ысулын уйлап тапкан.

Алар эре йомыркаларны вак йомыркалар белән алышытырып, кире төргәкләргә куя башлаган. Мәсәлән, СО категорияле (эре) йомыркаларны C2 (вак) тамгалы тартмаларга салганнар.

Кайбер сатып алучылар, аны-моны абайламыйча, мондый төргәкләрне сатып алганнар һәм нәтиҗәдә вак йомыркалар өчен эреләре бәясеннән түләгәннәр.

Хәзер йомырка сатып алганда яраклылык вакытын һәм бөтенлеген генә түгел, ә төргәктә күрсәтелгән категория күләменең туры килүен дә тикшерү мөһим.

Пасха алдыннан бу киңәш аеруча актуаль.

Мондый «алмаштыру» формаль яктан урлау дип саналмый, ләкин кибетләрнең дә, игътибарсыз сатып алучыларның да финанс югалтуларына китерә, дип хәбәр итә «Россия сыйфаты» телеграм-каналы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading