16+

Көрәшчеләрне һәм... гимнастканы котлыйбыз!

Россиянең спорт министры аларга дәрәҗәле исем биргән.

Көрәшчеләрне һәм... гимнастканы котлыйбыз!

Россиянең спорт министры аларга дәрәҗәле исем биргән.

Россиянең спорт министры Михали Дегтярев кул куйган фәрман нигезендә Россиянең өч көрәшчесенә «Россиянең халыкара класслы спорт остасы» исеме бирелгән: Алмаз Миннехуҗин белән Альберт Ситдыйков (Санкт-Петербург) һәм Рөстәм Фәткуллин (Ульяновск өлкәсе).

Шул ук приказда нәфис гимнастикасы вәкиле Шакирова Азалиянең дә «Россиянең халыкара класслы спорт остасы» исеменә лаек булуын күрәбез. Азалия - көрәшче, көрәшне җаны-тәне белән яраткан Фаяз Шакировның кызы.

Котлыйбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading