«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Татарстан мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләүне дәвам итә.
Республика бу юлны 2019 елда ук башлаган иде. Инде Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара һәм Казанның Мәскәү районындагы мәшгульлек үзәкләре уңышлы үзгәртеп корылган, бердәм фирма стиленә китерелгән.
«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы 565-ФЗ номерлы Федераль законның тулысынча үз көченә керүе белән норматив-хокукый базаны үзгәртү мөһим адым булды. Яңа алым ярдәм чараларын алуны җиңеләйтә: хәзер гражданнар һәр аерым хезмәткә гариза бирү урынына, үзләренең тормыш хәлләрен билгелиләр.
Модернизацияләү барышында административ функцияләр шактый үзәкләштерелде. Хәзер персонал яллау, бухгалтерия эшен һәм сатып алуларны алып бару, статистиканы анализлау, эчке контроль һәм хезмәтләр күрсәтү, социаль түләүләр, административ-хуҗалык эшчәнлеге буенча контроль оештыру процесслары бердәм идарә астында. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге структурасында һәр юнәлеш өчен махсус бүлекчәләр барлыкка килде.
Заманча мәшгульлек хезмәте яңа хезмәтләр, клиентларга индивидуаль якын килү, уңайлы навигация, клиентлар өчен махсуслаштырылган зоналар, цифрлы сервислар, шәхси консультантлар һәм эш эзләү буенча эре онлайн-платформалардан киң вакансияләр сайлап алу мөмкинлеге тәкъдим итә. Һәр клиентка индивидуаль якын килү эшнең төп принцибына әверелә. Бүгенге көндә мәшгульлек хезмәте гражданнар өчен 33 һәм эш бирүчеләр өчен 27 сервис тәкъдим итә.
Эш эзләүчеләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән проактив эшләүгә аерым игътибар бирелә. Белгечләр мөрәҗәгать көтмиләр, ә үзләре элемтәгә чыгалар, эшкә урнашу һәм уку буенча хезмәтләр тәкъдим итәләр, шулай ук комплекслы озата бару өчен «Ватанны саклаучылар» фонды белән тыгыз элемтәдә торалар.
Мондый инновацион алымны уку йортларын тәмамлаучыларга да куллану планлаштырыла. Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре укуларын тәмамлаганчы ук студентларны эшкә урнаштыру перспективаларын күзәтәчәкләр, белгечлек буенча эш эзләүдә ярдәм итәчәкләр.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре каршында хатын-кызлар клублары оештыру мөһим юнәлеш булып тора. Республикада балигъ булмаган балалар тәрбияләүче хатын-кызларга, күпбалалы һәм ялгыз аналарга, инвалид балаларның ата-аналарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән шундый 17 клуб эшли. Клуб утырышларына килгән 1 200 хатын-кызның 300 эш тапкан, ә 118 үз эшен ачкан. Мәшгульлек үзәкләренә килүчеләргә уңайлыклар тудыру өчен, балалар почмаклары җиһазландырыла, ә хезмәткәрләр бердәм форма киеп йөриячәк. Барлык чыгарыла торган продукция шулай ук брендлы булачак.
Мәшгульлек хезмәте сервисларын актив рәвештә цифрлаштыру бара. «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру планнары нигезендә, 2026 ел башына Татарстанның барлык мәшгульлек үзәкләре бердәм бренд астында, тулысынча стандартлаштырылган хезмәт күрсәтү комплекслары белән эшләячәк.
Оештыру ягыннан төп үзгәреш мәшгульлек хезмәтен үзәкләштерү булды: хәзер республикада урыннарда территориаль бүлекчәләре булган бердәм республика мәшгульлек үзәге эшли, бу идарә итүнең нәтиҗәлелеген һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыра.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 18 февральдә ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасын гамәлгә ашыра башлау турында да игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар