16+

Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Айсаф Галиевны искә алдылар

21 февраля 2025, 14:38
2031
0
0
Уку өчен 2 минут

Айсаф Айдар улы Галиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе иде.

Айсаф Айдар улы Галиев Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе иде.

Ул  2023 елның 1 маенда  җитди хәрби бурычын  үтәгәндә Токмак шәһәрендә ракета  һөҗүме  ясалу  нәтиҗәсендә һәлак булды. Кичә Галиевлар яшәгән йортта ТР эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге җитәкчесе Васил Исмәгыйлов булдылар. Айсаф Айдар улының әти-әнисе Айдар һәм Вәсилә Галиевларның, тормыш иптәше Рәзилә ханымның хәлләрен белделәр, улы Самат, кызы Айназга бүләкләр тапшырдылар. 8 яшьлек Самат кечкенәдән хоккей белән шөгыльләнә, министр бүләк иткән  “Ак Барс” командасы уенчыларының култамгалары төшерелгән хоккейчы киемнәренә ул аеруча шатланды.

Шул ук көнне Айсаф Айдар улының каберенә тере чәчәкләр салынды, Иләбәр авылы имамы Рушан хәзрәт рухына багышлап дога кылды.




Чыганак: Саба таңнары
Әлеге батыр егет турында Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде” язма чыккан иде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading