16+

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде”

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде”

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.

5 май көнне Саба районы Иләбәр авылы халкы батыр уллары, күпләр өчен үрнәк булган Айсафны соңгы юлга озатты. Айсаф Галиевның 3 һәм 7 яшьлек ике баласы калды.

– Айсаф миңа улым кебек якын иде, бертуганымның улы бит ул. Минем кул астында үсте, – дип искә ала Азат абый Галиев. – Ул гел шат күңелле, позитив, аралашучан кеше булды. Без – көрәшчеләр нәселеннән, Айсаф әтисе Айдарның дәвамчысы, районкүләм, республикакүләм ярышларда чыгыш ясады. Максатчан булды, ниятләсә, аны чынга ашыру өчен бөтен тырышлыгын куя иде. Төгәл, принципиаль булды. Оештыручанлык сәләте дә көчле булды аңарда. Авыл җирендә гел бердәм булып яшәдек. Нәселебез өчен бик зур югалту.

Айсафның әти-әнисе чыгышлары белән Иләбәр авылыннан. Хәрби үзе дә туган ягында мәһабәт өй салып чыккан. Менә дигән гаиләсе бар.

– Айсафыбыз белән һәркем горурланырга тиеш. Һәрвакыт аның елмаюын, көлүен һәм бу тормышта эшләгән барлык яхшылыкларын хәтердә сакларбыз, – дип сөйләде безгә Айсафның сыйныф җитәкчесе Наилә Сөләйманова. – 2010 елгы чыгарылыш укучысы ул. Итагатьле, тәрбияле гаиләдән. Әтиләре Айдар да хәрби. Айсаф аның юлын дәвам итүче. Шәп көрәшче, велосипедта оста йөрде, кышын чаңгыда җилдерде. Моннан тыш, олимпиадаларда актив катнашты. Укуда да алдынгы булды. Гармунда оста уйнады. Урта рәттә, беренче партада утыра иде ул. Сыйныфка берәр эш йөкләгәндә, гадәттә, егетләр икеләнеп утыра, ялкаулана, ә Айсаф егетләргә бер генә күтәрелеп карый. Егетләр шунда ук шым була. Менә моңардан чыгып та, абруе зур булды аның, дип әйтеп була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң сыйныфташлары өчен янып йөрде, ике сыйныфташы хәзер махсус хәрби операциядә. Менә шул егетләргә посылкалар салып торды. Айсафның Украинага китүе турында белми дә калдык. Соңрак мин борчылып аңа язгач та: “Апа, бар да яхшы, монда тыныч”, – дип тынычландырды. Аның үлемен бөтен мәктәп, бөтен авыл бик авыр кичерде. Беребез дә күңелебез белән кабул итә алмый. Шундый батыр ул үстергәннәре өчен Айдар белән Вәсилә алдында баш иясе генә кала.

Бергә укыган дусты Рәмзил Әхмәтҗанов та Айсафны югалтуны бик авыр кичерә. Ир-ат булсам да, аның турында сөйләгәндә күз яшьләрем чыга, ди ул.
– 2010 елда Казан юридик институтының юриспруденция бүлегенә бергә укырга кердек. Тулай торакның бер бүлмәсенә килеп урнаштык, дүртебез дүрт районнан – Актаныш, Буа, Балтач, Саба. Айсафны бүлмә буенча өлкән итеп сайлап куйдык. Ул бездән бер яшькә олырак та иде. Кичке унда, чын солдат кебек, йокларга ята, иртәнге алтыда сикереп тора. Көн аралаш гармун тавышын чыгарып ала, баяны бар иде аның. Уйнаганын тыңларга дип башка бүлмәдән дә керәләр. Дүрт ел бергә яшәдек без аның белән. Аның фирменный макароннары тәме әле дә авызда. Әтисенең эшен дәвам иткән егет ул, туры сүзле. Әйтәсе сүзен туры бәреп әйтә. Уку йортын тәмамлагач та курсташларын туган көннәре, бәйрәмнәр белән котларга онытмады, – ди Рәмзил.

Бер урамда уйнап үскән, беренче сыйныфтан ук бергә булган Айсафның сыйныфташы Зөлфия Мифтахова да еламыйча сөйләшә алмады.
– Айсафның китүенә ышанырга авыр. Ул миңа туганым кебек булды. Гел бергә идек бит. Клубка да беренче тапкыр мине ул алып чыкты. Айсаф миңа якын итеп “Зөпи” дип эндәшә иде. Мәктәптә вальс биегәндә аягымны таптап бетергәне исемдә. Шундый күңелле чаклар. Тормыш иптәше Рәзилә белән 11 сыйныфта Сабада ЕГЭ биргәндә танышканнар, урыннары янәшә туры килгән аларның. Гаиләсенә сабырлык телим,  – диде дусты турында зур үкенеч белән Зөлфия.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading