16+

Миңнеханов Корбан гаетен һәм Рус теле көнен югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

31 мая 2025, 12:48
772
0
0
Уку өчен 2 минут

Моннан тыш, 1 июньдә республикада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар узачак.

Моннан тыш, 1 июньдә республикада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар узачак.

Киләсе атнада, 6 июньдә, Татарстанда берьюлы ике мөһим бәйрәм — Корбан гаете һәм Рус теле көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе бәйрәм көнендә тәртип һәм иминлекне тәэмин итү мөһим, дип ассызыклады. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм шәһәр һәм район башлыкларына хокук саклау органнары белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауны һәм бәйрәм чараларында иминлекне тәэмин итәргә кушты. Республика җитәкчесе шулай ук хайваннарны корбанга чалу махсус мәйданчыкларда үткәрелү, санитария һәм ветеринария нормалары үтәлүне контрольгә алырга чакырды.

«Шулай туры килде, быел Корбан гаете белән бер көнне дөнья классигы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнен һәм Рус теле көнен билгеләп үтәбез. Бу – күпмилләтле илебезнең дәүләт теле һәм милләтара аралашуның дөньякүләм танылган телләренең берсе. Чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш», - дип белдерде республика лидеры.

Моннан тыш, 1 июньдә республикада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар узачак.

«Бу – һәр гаилә өчен мөһим бәйрәм. Бөтен җирдә чаралар үткәреләчәк. Төп бурычлар – балаларның хокукларына һәм иминлегенә, аларны үстерү һәм яклауга, һәр бала өчен уңай шартлар тудыру зарурлыгына игътибар җәлеп итү. Чараларны уздырганда барлык иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading