Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия технология университеты – МИРЭА студентлары белән очрашты.
Студентлар белән очрашканчы Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты эшчәнлеге белән танышты, заманча лабораторияләрне, киберспорт робот техникасы үзәген һәм башкаларны карады.
Аннары РТУ МИРЭАның конференц-залында очрашу узды, анда студентлар Татарстан Рәисенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Рөстәм Миңнеханов югары уку йорты җитәкчелегенә студентлар – икътисадның һәм сәнәгатьнең төрле тармакларындагы булачак белгечләр белән аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Ул барысын да төбәкнең сәнәгать һәм фәнни-технологик потенциалы белән танышу һәм киләчәктә эшкә урнашу өчен Татарстанга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан һәм яшьләр өчен төбәкнең күп кенә сәнәгать мәйданчыкларында карьера ясау перспективалары турында сөйләде.
Бүген Россия технология университеты Росатом, Ростех, Роскосмос, Ростелеком, Сбербанк, 1С, Яндекс, VK, Samsung өчен кадрлар әзерли. Моннан тыш, югары уку йорты КАМАЗ белән хезмәттәшлек итә башлады.
Искәртәбез, илебезнең әйдәп баручы югары уку йортларында булу Татарстан җитәкчелеге өчен күркәм традициягә әверелде. Соңгы елларда гына да Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе медицина һәм инженериядән алып икътисад һәм менеджментка кадәр төрле юнәлешләр буенча югары класслы белгечләр әзерләүче югары белем бирү оешмаларында булдылар. Бу шул исәптән Сеченов университеты, Пирогов университеты, НИУ ВШЭ, Санкт-Петербург Бөек Петр политехник университеты һәм башкалар.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар