16+

Өченче сыйныф укучысы ике атналык туктаусыз йөткерүдән соң үлгән

18 марта 2025, 12:22
785
0
0
Уку өчен 2 минут

Кызның температурасы булмаган, ләкин йөткерүе берничек тә үтмәгән.

Кызның температурасы булмаган, ләкин йөткерүе берничек тә үтмәгән.

Ахыр чиктә, укучы кыз чираттагы өянәк вакытында тончыгып үлгән. SHOT интернет басмасы ачыклаганча, март башыннан әти-әниләр массакүләм рәвештә балаларын табибларга бик көчле йөткерү (бигрәк тә төнлә), кызарган тамак һәм сүлпәнлек симптомнары белән китергән.

SHOT мәгълүматлары буенча, Мәскәү астындагы районнарның берсендә яшәүче 10 яшьлек Рита (исеме үзгәртелгән) 3 мартта ук тамагы авыртуына һәм йөткерүгә зарланган. Әнисе кызны мәктәпкә йөртүдән туктаткан һәм бер атнага өйдә калдырган. Шул ук вакытта аның тагын өч баласы авырый башлаган, барысы да вирусны мәктәптә эләктереп кайткан.

Ләкин Рита һич тә терелә алмаган, температурасы югары булмаса да. бик каты ютәлләгән. Табиб укучы кызның үпкәләрен тикшермәгән, тонзилгон эчәргә кушкан һәм ОРВИ диагнозын куеп тагын бер атнага больничныйда калдырган.

Ялларга әнисе баланы әбисе янына дәваланырга җибәргән. Ләкин кызның хәле начарлана гына барган: кыз йөткерә алмаган, бугазында какырык пәйда булган. 17 март көнне иртән Ританың тыны кысыла башлаган, аның янына әнисе килгән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин кыз табиблар килгәнче үк какырыгына буылып үлгән. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading