Юристлар бу язда пенсионерларга нинди яңа ташламалар биреләчәге һәм бу ярдәм чараларының үзенчәлеге турында сөйләделәр.
Нинди түләүләрдән баш тартырга мөмкин һәм моны ничек эшләргә? Бу хакта Лайф басмасы яза.
Быелгы язда ук медикларның күбесе вакытыннан алда пенсиягә чыга алачак. Алар бу хокукны социаль учреждениеләрне үзгәртеп оештыру үткәрелгәннән соң саклап калачак. Эш шунда ки, төбәкләр инде балалар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең күбесен үзгәртеп оештырды һәм атамаларын үзгәртте. Шул ук вакытта яңа атамалар медицина хезмәткәрләренә картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә китәргә хокук бирә торган норматив актларда исәпкә алынмаган. Нәтиҗәдә алар лаеклы ялга иртәрәк чыгу мөмкинлеген югалттылар. Хәзер Россия хезмәт министрлыгы үзгәртеп корылган учреждениеләрдәге эшне расланган исемлектәге оешмаларда эшләүгә тигез дип таныды. 17 мартта ведомствоның тиешле боерыгы үз көченә керде.
Шул ук вакытта юристлар искәрткәнчә, пенсионерларга быел ташламалардан файдалану җиңелрәк булачак, әйтик, 80 яшьтән соң пенсионер капиталь ремонт өчен түләүдән азат ителә. Алай гына да түгел, пенсиягә өстәмә ясала. Ташламалардан тешләрне бушлай протезлауга, транспорт һәм салым ташламаларына исәп тотарга мөмкин.
- Быелдан ярдәмнең тагын бер чарасы — тәрбияләнүчеләрне карау өчен өстәмә түләү барлыкка килде. Элегрәк бу ярдәм чарасын да алырга мөмкин иде, тик гариза буенча гына. Алай гына да түгел, тәрбияләүче кеше эшкә яраклы яшьтә һәм эшләмәүче булырга тиеш иде. Хәзер бернинди таләпләр дә юк, ә түләүне автомат рәвештә һәм бернинди гаризаларсыз билгелиләр,-дип белдергән юрист Елена Кузнецова.
Пенсионерларга салым ташламалары, юл йөрү өчен түләү буенча ташламалар, хезмәт хакын саклап калмыйча өстәмә ял һәм тагын бер төркем ярдәм чаралары бирелергә мөмкин. Бу хакта Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Србуи Иващенко сөйләгән.
- Әйтик, эшләмәүче пенсионерлар Россия территориясеннән ял итү урынына бару һәм кайту өчен түләү чыгымнарын компенсацияләргә мөмкин. Пенсионерга яки аның вәкиленә түләү алу өчен гариза һәм кирәкле документлар белән то турыдан — туры Россия Социаль фондына (шәхсән, шул исәптән күчмә кабул иткәндә, вәкил аша), почта аша, МФЦ аша яки электрон формада бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дигән Србуи Иващенко.
Тагын бер ташлама - НДФЛ буенча милек "вычет"ларын алдагы салым чорларына күчерү. Пенсионер фатир яки йорт сатып алуга тотылган чыгымнар күләмендә мөлкәти "вычет"ларны алырга хокуклы. Торак сатып алу яки төзү чыгымнары буенча милек вычетларын, шулай ук аны сатып алу өчен бирелгән максатчан кредит буенча процентлар түләү чыгымнары буенча тотып калу күләме тиешенчә ике һәм өч миллион сумнан артмаска тиеш. Шул ук вакытта әлеге салым тотып калуларының икенчесе күчемсез мөлкәтнең бер объектына карата гына бирелергә мөмкин.
- Игътибар итегез, өч миллион сумлык милек вычетының күрсәтелгән чик суммасы 2014 елның 1 гыйнварыннан алынган максатчан заемнарга (кредитларга) карата кулланыла, — ди Србуи Иващенко.
Россия яки башка дәүләт законнары нигезендә пенсия алучы пенсионер, әгәр үзендә торак йорты, торак йортының бер өлеше; фатиры, фатирының бер өлеше, бүлмәсе; гаражы яки машина урыны; иҗади остаханә, ателье, студия, дәүләтнеке булмаган музейлар, галереялар, китапханәләр сыйфатында файдаланыла торган биналары; мәйданы 50 дән артмаган хуҗалык корылмалары булса, мөлкәткә салым түләүдән азат ителә.
Ташламалардан файдалану өчен пенсионер салым органына гариза бирмәскә мөмкин. Аны булган белешмәләр нигезендә түләүләрдән азат итәчәкләр. Өстәвенә, пенсионерның салым ташламасына хокукы барлыкка килгән елдан башлап эшләнелә бу.
- Пенсионерларга ташламалар төбәк һәм җирле кануннарда да каралырга мөмкин. Аларның кайберләрен Мәскәү мисалында карыйк. Монда, мәсәлән, пенсионерларның ташламалы йөрүгә, шулай ук ташламалы теш протезлауга хокуклары бар, — ди Сербуи Иващенко.
Пенсионерлар шулай ук торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен акчалата компенсация ала алалар. Аларны теркәлгән түләү яки әлеге хезмәтләргә чыгымнар суммасыннан процент рәвешендә күрсәтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар