Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Скопировать ссылку
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне ачып җибәреп, Рөстәм Миңнеханов Россиянең нефть тармагы агымдагы тышкы икътисади шартларга җайлашуын дәвам итә, дип билгеләп үтте. Елның беренче айларындагы төп проблемаларның берсе нефть бәяләре кимүгә бәйле булды. РФ Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россиянең Urals нефтенең уртача бәясе беренче кварталда барреле өчен 62,8 АКШ долларын тәшкил иткән.
Шуңа да карамастан, Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда икътисади вазгыять тотрыклы булып кала бирә. 2025 елның беренче өч аенда республика территориясендә 8,3 миллион тонна нефть чыгарылган. Кече нефть компанияләренең бу күләмгә керткән өлеше 1,7 миллион тонна тәшкил иткән. Бу аларның тармакта әһәмиятле роль үтәвен раслый.
Кече нефть компанияләренең беренче кварталдагы эш нәтиҗәләре турында җентекле доклад белән «Нефтеконсорциум» генераль директоры Рафаэль Минһаҗев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, хисап чорында кече предприятиеләр 1 миллион 690 мең тонна нефть чыгарган, бу республикада чыгарылган нефть күләменең 20 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта 24 компания нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән планлы биремнәрне артыгы белән үтәгән.
Эксплуатацион бораулау кысаларында 74 мең метр тау токымы борауланган, бу 66 яңа скважинаны файдалануга тапшырырга мөмкинлек биргән. 27 компаниянең чыганакларны эшкәртү нәтиҗәлелеген арттыру өчен пластларның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча ысуллары кулланылган.
Комментарийлар