16+

Рөстәм Миңнеханов «РВБ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Ким белән очрашты

02 июня 2025, 15:24
198
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РВБ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Ким белән очрашты. Очрашу Татарстанның Зеленодольск районындагы «Весна» индустриаль паркында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РВБ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Ким белән очрашты. Очрашу Татарстанның Зеленодольск районындагы «Весна» индустриаль паркында узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Татьяна Ким электрон сәүдә өчен маркетплейсларның берсе буларак, Татарстанның «РВБ» ҖЧҖ белән киләчәк багланышлары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«PRO Wildberries» эшкуарларны үстерү һәм аларга ярдәм итү үзәге һәм «Үсеш платформасы» проекты темаларына кагылдылар. Татарстан илнең эшкуарларга ярдәм итүнең комплекслы «Үсеш платформасы» проекты эшли башлаган 12 төбәгенә әверелде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, Татьяна Ким бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан эшкуарлык бергәлеге вәкилләре белән традицион очрашуында катнашты. Әлеге чара кысаларында «РВБ» ҖЧҖ һәм «Якты Юл" җитештерү-хуҗалык паркы» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading