16+

Россиялеләрнең социаль пенсиясе ничек индексацияләнәчәк?

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов россиялеләрнең социаль пенсияләре ничек индексацияләнәчәген аңлатты.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов россиялеләрнең социаль пенсияләре ничек индексацияләнәчәген аңлатты.

"Социаль пенсияне Россиянең 4 миллионнан артыграк гражданы ала. Ул нигездә картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча билгеләнә. Ешрак-картлык буенча. Аны җитәрлек стажы булмаган һәм җитәрлек күләмдә пенсия баллары туплый алмаган гражданнар ала", - дип аңлата парламентарий.

Россиядә социаль пенсияләрнең 1 апрельдән 14,75 процентка индексацияләнәчәге билгеле булды. Россия Хөкүмәтенең тиешле карары әзер, дип хәбәр итә Россия премьер-министры Михаил Мишустин.

«Индексация минималь хезмәт хакына бәйле. Бюджет кабул ителгәндә, пенсияләрне индексацияләү 9,5 процент иде. Бу фаразланган индексация. Әмма пенсияләрнең бүгенге индексациясе-14,75 процент. Шул ук вакытта индексациядән соң пенсия Россия субъектында яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, өстәмә түләүләр механизмы бар – йә федераль бюджет, йә төбәк бюджеты хисабына», – дип өстәде Айрат Фәррахов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading